Бүген экологлар Зәңгәр күлдә “Чиста яр” табигать саклау акциясе үткәрделәр

2017 елның 22 июле, шимбә

Фантик арты фантик, шешә арты шешә, шулай итеп, Казанда Зәңгәр күлдә узган “Чиста яр” акциясендә катнашучылар 40 капчыклап чүп җыйдылар. Табигать саклау мероприятиесендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, “ЧИСТАБУЛЫР” яшьләр хәрәкәте активистлары һәм шәһәрнең табигый ресурсларга битараф булмаган кешеләре катнашты. Әйләнә-тирә мохитне саклауга аерым өлешне табигатьнең яшь сакчылары кертте. Өлкәннәр белән бергә алар сулыкның яр буен тәртипкә китерделәр, аны чүп-чардан чистарттылар. Татарстан Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлев сүзләре буенча, үсеп килүче буынны экологик яктан агарту – бүгенге акциянең максатларыннан берсе. Балаларда кече яшьтән үк табигый ресурсларга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәк. Шундый ысул белән генә без халыкның экологик культурасын күтәрә алабыз, ә бүгеге көнгә әле ул бик яхшылардан түгел.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International