Татарстан Республикасы Тукай районыныда Шилнә елгасының яр буе полосасына ирекле үтү мөмкинлеген чикләүче металл койманы сүттеләр. Элегрәк Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.12.1 маддәсе буенча беркетмә төзелгән иде (“Гомуми кулланылыштагы су объекты янына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле үтүен тәэмин итүче шартларны үтәмәү”). Җир кишәрлегенең милек иясенә койманы юк итү турында күрсәтмә язылды. Бүгенге көнгә гражданнарның су объекты янына үтүен чикләүче койма сүтелде, тәртип бозу бетерелде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте