Салмачы һәм Вишневка бистәләре тикшерелде

2016 елның 23 сентябре, җомга

Үзәк территориаль идарә инспекторлары Казанның Салмачы һәм Вишневка бистәләрен тикшерде. Алдагы көндә Нокса елгасы ярына терәп койма корган бер Вишневка кешесенә аны сүтәргә кушылган иде. Бер көн эчендә койма сүтелгән. Иясе ул койманың кишәрлекне сатып алганда ук булганын әйтә.

Үзәк территориаль идарә башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлевның әйтүенчә, быел су саклау законнары бозылуның 1300 очрагы ачыкланган, 1200е инде бетерелгән.

Билгеле булганча, РФ Су кодексының 6 статьясы буенча су объектына кадәр 20 метр яр буе тулай кулланыш өчен тәгаенләнә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International