Яшь экологлар Идел-Кама биосфера тыюлыгында булып китте

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Яшел Үзән районындагы Кызыл Октябрь урманчылыгы территориясендә урнашкан “Каенкай” балалар савыктыру лагерында ял итүчеләр Идел-Кама биосфера тыюлыгында булып китте. Алар өчен экологик агарту экскурсиясен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырган иде. Министрлыкның экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанованың тәбрик сүзе белән башланган экскурсияне Табигать музее директо­рының экологик агарту һәм экотуризм буенча урынбасары Елена Унковская дәвам итте: музейның “Америка”, “Европа”, “Азия” дип аталган экспозицияләрен, тыюлык коллек­циясендәге 50дән артык хайван карачкысын күрсәтте, дөньяның иң сирәк үсемлекләре турында сөйләде. Аннары балалар дендрарийны карадылыр.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International