Быел язгы су ташу буенча бернинди гадәттән тыш хәлләр көтелми

2016 елның 29 апреле, җомга

 “Татмедиа”да “Татарстан сусаклагычлары һәм язгы су ташу” дигән темага брифинг үткәрелде. Анда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Тимур Акчурин һәм Татарстан гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суражко катнашты.

ТР ЭТБМ һәм ТР буенча ГХМ вәкилләре журналистларга түбәндәгеләрне белдерде:

“Гадәттән тыш хәлләр тудырырга сәләтле теләсә нинди табигый процесс алдан күзәтүгә алына. Язгы су ташу буенча да прогноз төзелде. Ташу гадәттәгечә ике дулкын булып үтәр: берсе апрель азагында – май башында, икенчесе – май урталарында булыр дип күздә тотылган иде. Россия Су ресурслары белешмәләре буенча быел су ташу бик тиз күтәрелде һәм аның ике дулкыны бергә кушылды, югары ноктасы тулаем Идел-Кама каскадында 23 апрельгә, Куйбышев сусаклагычында 25 апрельгә, Түбән Кама сусаклагычында 18 апрель­гә туры килде. Куйбышев сусаклагычының Кама өлешендә су кимәленең кискен күтәре­лүе Вятка ягыннан күп су төшүгә бәйле.

Су басуларны булдырмас өчен республика сусаклагычларына күпләп төшүче су ГЭС капкаларын ачып агызыла. Бу исә Татарстанда язгы суларны куркынычсыз кимәлдә тотар­га мөмкинлек бирә. Бүгенге белешмәләр һәм характеристикалар быел бернинди гадәттән тыш хәлләрнең булмаячагы турында сөйли.

ТР буенча ГХМ белешмәләре буенча, республиканың кече елгаларында су ташуның югары ноктасы инде үтте. Бүгенге көндә Югары Иделдә һәм Камада ташкын дулкынының төшүе күзәтелә.

Су кимәленең язгы күтәрелүе Вятка елгасында гына күзәтелә, тик куркынычлы кимәлгә җитү көтелми. Куйбышев сусаклагычының түбәнге өлешендә хәл тотрыклануны һәм соң­гы тәүлектә Кама һәм Югары Идел ягыннан килгән суны ташлауның кимүен исәпкә алып, Түбән Кама гидроузелының аскы бьефында да кимәл тотрыкланыр дип көтәргә мөмкин.

Казанга килгәндә, Куйбышев сусаклагычында су 55 мБс кимәленә җиткәнче шәһәрне инженерлык системалары саклый, ә 54,72 мБс кимәленнән узылганда Идел су алгычының эше лимитлана. Шәһәрнең 55 мБс кимәлдән ары урнашкан территорияләре су басу зонала­ры булып тора, тик Яңа Савиново районы һәм шәһәр үзәге территорияләре саклаучы ин­женерлык корылмалары куллануга кертелгәч төзелгән, шуңа күрә аларга су басу янамый.”

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International