Күчмә тикшерү барышында, экологлар җир асты байлыкларыннан файдаланучылар арасында хокук бозуларны ачыкламады

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Куйбышев сусаклагычы акваториясендә чираттагы күчмә тикшерү узды.  Алексей Полюшков – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт экология күзәтчелеге инспекциясе идарәсе җитәкчесе лицензияле 9 кишәрлекне тикшерде.

 «Геодезия җиһазлары ярдәмендә гомумтаралган файдалы казылмалар чыгару буенча эш алып барыла торган урыннарда комсуыргыч снаряд һәм краннарның нокталарын теркибез, бу очракта монда ком чыгаралар, алга таба без казылмаларны чыгару чикләрен лицензия чикләренә салабыз. Нәтиҗәдә, без чикләрдән чыгу күренешләренең булу-булмавын, GPS сигналының ГЛОНАСС+112 системасына тоташтырылуын һәм башка лицензия шартларының үтәлү-үтәлмәвен тикшерәбез», - дип аңлатты Алексей Полюшков.

Искәртеп узабыз, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстан акваторияләрендә гомумтаралган файдалы казылмаларны чыгаруга 105 лицензия биргән. Барлык җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның лицензия шартларын контрольдә тоту өчен Министрлыкның Казанда һәм Чаллыда ике катеры һәм 130 инспекторы бар. Акваториягә мондый сәфәрләр атна саен үткәрелә. Теләсә нинди күзәтчелек эшчәнлеген үткәргәндә, инспекторлар видеорегистраторлар куллана, алар бәхәсле хәлләрне хәл итү өчен файдаланыла.

«Барлык йөзү чаралары да махсус программага тоташтырылган, аның ярдәмендә без җир асты байлыкларыннан файдаланучыларны читтән күзәтә алабыз. Әгәр дә чиктән чыгу күренешен ачыклыйбыз икән, җир асты байлыкларыннан файдаланучыга тиз арада кисәтү җибәрелә», - дип билгеләп үтте Алексей Полюшков. Чираттагы тикшерү барышында закон бозу очраклары ачыкланмады. Моның ничек узуы турында «Бер көн» рубрикасыннан карый аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International