Экология министрлыгында табигатьтән файдаланучылар өчен ачык чара узды

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Министрлыкның территориаль идарәләрендә видеоконференцэлемтә режимында табигатьтән файдаланучылар өчен ачык чаралар узды. Мондый очрашулар әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактикалау максатларында оештырылды. Региональ дәүләт экология күзәтчелеген гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм 2021 елның 2 яртыеллыгында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре каралды. Шулай ук хуҗалык яисә башка эшчәнлек барышында барлыкка килә торган мәсьәләләр буенча да аңлатмалар бирелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый ачык чараларны Министрлык вакыт-вакыт үткәреп тора. Аларның төп максаты – юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге мәҗбүри таләпләрне намуслы үтәү өчен этәргеч бирү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International