Бүген III Юниорларның бөтенроссия су форумында глобаль экологик мәсьәләләр турында фикер алыштылар

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта Юниорларның бөтенроссия су форумы-2021 ачылганда «Глобаль экология чакырулары» zero-сессиясе узды. Чарада Чиләбе, Төмән, Омск, Псков, Иркутск һәм башка өлкәләрдән яшь белгечләр, су тармагындагы экспертлар һәм галимнәр катнашты. Шулай ук видеоконференцэлемтә аша форумга 85 төбәк мәйданчыгыннан 500дән артык катнашучы кушылды.

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский мөрәҗәгать итте: «Быел Казан форумның үзәк мәйданчыгына әйләнде, чөнки Татарстан Республикасы Идел буе федераль округының иң күп сулы төбәге булып тора. Сезне, яшьләрне һәм остазларыгызны күрүемә шатмын. Сезгә уңышлар телим!»

Стратегик сессиядә катнашучылар су кытлыгы, углерод эзен кыскарту кебек глобаль экологик мәсьәләләр турында фикер алышты. Шулай ук планетар масштабтагы куркыныч янау кебек климат һәм микропластик үзгәрү мәсьәләләре дә күтәрелде.

Форумның тантаналы ачылышы иртәгә, 19 ноябрьдә ИT-паркта, 10:30 сәгатьтә башланачак. Чараның кунаклары Россия Табигать министрлыгының профильле департамент директоры Роман Минухин, Росводресурсы җитәкчесе киңәшчесе Илья Разбаш һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков булачак.

Белешмә: Юниорларның бөтенроссия су форумы – су хуҗалыгы тармагының яшь белгечләре, экспертлары һәм профессионаллары өчен коммуникация мәйданчыгы. Россия юниорларының илкүләм су конкурсында катнашучылар, финалистлар һәм җиңүчеләр су ресурсларын саклау һәм торгызу проектларын эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен актуаль юнәлешләр турында фикер алыша, мавыктыргыч семинарларда, түгәрәк өстәлләрдә, команда уеннарында һәм бизнес вәкилләре, экология оешмалары һәм дәүләт хакимияте органнары катнашында башка чараларда катнаша. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International