Зәңгәр күл территориясендә табигатьне саклау акциясе узды

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

Узган ялларда Казанның Зәңгәр күл территориясендә узган өмәдә 60 артык кеше катнашты. Акциядә А.А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды дайверлары,  «Байтик» савыктыру-белем бирү комплексы волонтерлары, шәһәр халкы һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

Чара «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су обьектларын саклау» федераль проекты кысаларында оештырылды.

«Барыннан да бигрәк бер тапкыр кулланыла торган мангал һәм пыяла шешә калдыклары күпләп җыелды. Шулай ук дымлы салфеткалар да күпләп табылды. Кешеләр аларны кәгазь салфетка кебек файдалана, ә ул, үз чиратында, шул ук пластик», - дип билгеләп үтте акциядә катнашучылар.  

«Чүп елдан-ел кими. Әмма бу күпләрнең үз артыннан җыеп йөри башлавы аркасында гына шулай. Битараф булмаган гражданнарның торган саен арта баруы сөендерә», – дип хәбәр итте Рус география җәмгыятенең Татарстандагы идарәсе рәисе урынбасары Андрей Агарков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International