Мәктәп укучылары ярдәмендә чираттагы чүплек бетерелгән

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Хокук бозу координаталарын күрсәтеп, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша фотографияләр алынган.

Зеленодольсктагы Красный переулок урамы буенча чүпләнгән участокны Үзәк территориаль идарә инспекторлары барып тикшергән.  82 кв. м мәйданлы территория җитештерү һәм куллану калдыклары белән пычранган. Закон бозу турындагы мәгълүмат оператив рәвештә Зеленодольск районы Башкарма комитетына җиткерелгән, хәзерге вакытта чүплек бетерелгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел башыннан бирле Республика иҗтимагый экологик кабул итү системасына кергән мөрәҗәгатьләрнең өчтән бере нәкъ менә укучылардан кабул ителгән. Чүплекләргә каршы көрәштә иң активларны бүләкләү өчен, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан «Мәктәп экопатруле» конкурсы оештырылды. 

Конкурста iOS һәм Android операцион системалары базасында булдырылган мобиль кушымта ярдәмендә катнашырга мөмкин. Теркәлү өчен https://edu.tatar.ru/ порталында укучыларның шәхси кабинетларындагы логиннарны кулланырга кирәк. Конкурсның VI сезоны 31 нче августта төгәлләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International