Азнакайда бер компания торбаүткәргечне сүтеп алганда 340 мең сумлык штраф белән бәяләнгән закон бозуларга юл куйган

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Азнакай районында бер нефть компаниясе Эстәрле елгасының су саклау зонасында эшсез яткан торбаүткәргечне сүтеп алган. Әмма, экологлар билгеләгәнчә, бу эшне башкарганда закон бозуларга юл куелган.  Эшчеләр нефть продуктлары,  хлоридлар һәм битум сумаласы белән пычранган тимер ватыкларын туфракка гына өеп калдырган. Шуның аркасында сүтеп алынган торбадагы сыеклык калдыклары 60 кв.м, мәйданда туфракны пычраткан. Туфракның уңдырышлы катламының кызыл балчык белән күмелгәнлеге-катнаштырылганлыгы, шулай ук су саклау зонасында транспорт чарасының йөргәнлеге билгеләнгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары әлеге аяныч  хәлне китереп чыгарган оешманы Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының  8.42 статьясындагы 1 өлеше (“Су объектының яр буе саклау полосасыннан, су объектының су саклау зонасыннан хуҗалык эшчәнлеген һәм башка эшчәнлекне чикләүләрне санга сукмыйча файдалану”), Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының  8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”), Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының  8.6 статьясындагы 2 өлеше (“Пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кешеләрнең сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырдай матдәләр һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук җирләрне бозу”) буенча административ җаваплылыкка тарткан. Шулай итеп, административ штрафлар күләме 340 мең сумга җыелган.

Экологлар туфрактан алынган пробаларга анализ нәтиҗәләре әзер булгач, табигатькә китерелгән зыянны исәпләп чыгарачак. Шуннан соң оешма әле тагын закон бозуларның аянычлы нәтиҗәләрен юкка чыгару буенча да тиешле чаралар күрергә мәҗбүр булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International