“Аларның күзләрендә әйләнә-тирә мохиткә карата кызыксыну һәм табигатьне саклау теләген күрү күңелдә шатлык хисләре уята”. Арча реабилитация үзәгенә йөрүче балалар өчен экология дәресе уздырылды

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре “Чиста булачак” республика яшьләр хәрәкәте активистлары белән берлектә Арча шәһәре “Источник надежды” балалар реабилитация үзәгендә экология дәресе үткәрде.

Үзәккә йөрүчеләр иң элек чүпне аерып җыю принциплары белән таныштырылды. Шуннан соң алар, командаларга бүленеп, үзләштергән белемнәрен уен рәвешендә ныгытты һәм экологик реклама булдырды. Балаларга шулай ук экология темасына мультфильмнар күрсәтелде.

Чара азагында яшь экологлар реабилитация үзәге бакчасын чистартты-җыештырды. “Аларның күзләрендә әйләнә-тирә мохиткә карата кызыксыну һәм табигатьне саклау теләген күрү күңелдә шатлык хисләре уята. Без аларга дөньяны танып белүләренә, үзләштергән белемнәрен ныгытуга ярдәм итәрдәй “раскраска”лар бүләк иттек,” – дип билгеләп үтте табигатьне саклау ведомствосы белгече Фирдәүсә Латыш.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International