Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткән брифингта санитария-экология икеайлыгына йомгак ясалды. Табигатьне саклау ведомствосы башлыгы иң элек чарада катнашучыларны сәламләп, барчасын да Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне уңаеннан котлады. Александр Шадриков үзенең чыгышында дәүләт инспекторларының 1 апрельдән 1 июньгә кадәрге чорда табигатьне саклау законын бозуның 6 730 очрагын ачыклауларын билгеләп үтте. Министр сүзләренә караганда, салынган штрафларның гомуми күләме 23 миллион сум тәшкил иткән. Рөхсәт ителмәгән урыннарда булдырылган 1447 чүплектән 1 398 е (96,6 %) юкка чыгарылган. Җыештыру-чистарту эшләренә 13,5 мең берәмлек техника җәлеп ителгән, 565 мең куб.метрдан артыграк күләмдә калдыклар полигоннарга чыгарылган, 1 миллион агач һәм куак утыртылган, балалар мәйданчыклары, тукталыш павильоннары, контейнер мәйданчыклары төзекләндерелгән.
“Республикабызда яшәүчеләр территорияләрне чистарту, төзекләндерү, яшелләндерү эшенә аеруча актив кушылды. Битараф булмаган актив гражданнар саны елдан-ел арта. Икеайлык кысаларында 1 178 000дән артыграк кеше катнашты. Икеайлык башланганнан бирле иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә күп санлы элемтә каналлары аша экологик характердагы мәсьәләләрне хәл кылу өчен 3 759 мөрәҗәгать керде,” – дип хәбәр итте экология министры. Ул мәктәп укучыларының әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәлеп ителүен аерым басым ясап әйтте. Агымдагы елның биш ае эчендә “Халык контроле” системасы, “Мәктәп эко-патруле” кушымтасы аша 3 109 мөрәҗәгать кергән. Шуның 93,5% ы – икеайлык чорында.
Шулай ук Александр Шадриков Татарстан балаларының икеайлык чорында үткәрелгән “Экояз-2019” республика акциясе кысаларында батареяләр җыюда актив катнашканлыгын билгеләп үтте. Ике ай эчендә балалар эшкә яраксыз 24,6 тонна химик ток чыганагын җыйган. “Эковесна-2019” республика акциясенең 2016 елдан бирле үткәрелеп килүен искәртик. Быел конкурс түбәндәге номинацияләр: “Иң яхшы балалар бакчасы”, “Иң яхшы мәктәп”, “Иң яхшы гаилә”, “Иң яхшы предприятие”, “Студентлар һәм ВУЗлар арасында халык контроле” номинацияләре буенча уздырылган.
“Экояз”ның абсолют җиңүчеләре исемнәре 7 июнь көнне Казан шәһәре 146нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә аталачак”, – дип белдерде ТР экология һәм табигать ресурслары министры.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте