Мәктәп укучылары - аерым җыю яклы. Казанда "Эко-ООН" конференциясе узды

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Казанның 18 белем бирү учреждениесеннән һәм республиканың Спас районыннан укучылар үз мәктәпләре территориясендә калдыкларны аерым җыю системасын җәелдерү өчен җыйналды. Узган ялларда Казанның 5 нче гимназиясе базасында "Россия студент отрядлары" яшьләрнең россиякүләм иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе һәм "Чиста булачак" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы катнашында, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә "Эко-ООН" конференциясе уздырылды. Анда катнашучылар Казанда чүпне сортларга аеру өлкәсендә белемнәрне популярлаштыру буенча нинди чараларның уздырылуы турында белде, шулай ук агитбригадалар конкурсында һәм калдыкларны аерым җыю буенча мастер-класста үзләренең иҗади күнекмәләрен күрсәтте.

Казанның Авиатөзелеш районында калдыкларны дуаль җыюны гамәлгә кертү буенча пилот проекты кысаларында нинди уңышларга ирешү турында укучыларга Казан шәһәренең ТКХ комитеты рәисе урынбасары Альмир Корбанов сөйләде. Ул билгеләп узганча, 2026 елга Казанда чүп саклау урыннары калмаячак һәм аралап җыю системасының хәзер кертелүе әһәмиятле. 2019 елның гыйнварыннан үз көченә керәчәк закон буенча, калдыкларны аралап җыю шәһәрнең барлык районнарында да оештырылачак.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International