Каен урманына рейд

2012 елның 16 апреле, дүшәмбе

Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән берлектә, Каен урманына рейд үткәрелде. Алдагы якшәмбе көнне Казан шәһәре һәм шәһәр яны территорияләрен һавадан күзәтү барышында шул төбәктә рөхсәт ителмәгән бер чүп-чар түгү урыны табылган иде.
Мирный бистәсе янындагы Каен урманы – шәһәрдәшләрнең гадәти ял урыны, һәм шул ук вакытта – законсыз рәвештә көнкүреш һәм төзелеш чүп-чарларын ташлау урыны буларак та билгеле.
Сабантуй мәйданына керү юлыннан ерак түгел агач әрҗәләрдән, көнкүреш һәм төзелеш калдыкларыннан таулар өелеп ята иде. Үзәк территориаль идарә инспекторлары закон бозучыларны да ачыклады, – алар арасында хосусый эшмәкәрләр, оешмалар һәм бер хәрби часть бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International