Бүген Яр Чаллыда экомәгърифәт темасына багышланган конференциягә 350 мөгаллим җыелды

2018 елның 28 сентябре, җомга

Балаларны чүпне аралап җыярга өйрәтү, калдыкларны эшкәртү турында сөйләү һәм аларга экологик культураны сеңдерү. Бүген Яр Чаллының Балаларның һәм яшьләрнең шәһәр иҗат сараендагы конференцияләр залында җыелган укытучылар үзләре алдында шундый бурыч куйды. Автокалада "Татарстан Республикасы Чулман буе төбәгенең мәгариф учреждениеләрендә экологик белем бирү һәм мәгърифәтләү мәсьәләләре" темасына региональ конференция узды. "Яр Чаллыда чүпне аралап җыю инфраструктурасы аеруча үсеш алган, безнең очрашуның максаты – калдыкларны җыю һәм эшкәртү өлкәсендә экологик белем бирү һәм эко-агарту системасын камилләштерү буенча киңәшләр эшләү һәм тәҗрибә уртаклашу", – дип сәламләде ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мәгълүмат системалары һәм экологик мәгърифәт идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин. Конференция барышында иҗтимагый экологик хәрәкәтләр вәкилләренең, чүп эшкәртү предприятиеләре җитәкчеләренең докладлары тыңланды, экомәгърифәт өлкәсендә шәһәр казанышлары билгеләп үтелде. Биредә мәктәпләр базасында экоактивлар – экология мәсьәләләре белән кызыксынучы укучыларның берләшмәләре төзелгән. Аларның актив катнашуында күп кенә, шул исәптән шәһәр күләмендә, экологик акцияләр тормышка ашырыла. Мисал өчен, "Кәгазьгә – икенче гомер!" акциясе традициягә әверелгән. Конференциядә катнашучылар билгеләгәнчә, алар алдында яшь буында экологик үзаң һәм планетаның киләчәге өчен җаваплылык хисен уртак тырышлык белән тәрбияләү һәм формалаштыру бурычы тора.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International