Казан-Буа-Ульян трассасы. Апас районы Чүри-Бураш авылы янәшәсендә Үләмә елгасы аша күпер салынган. Шушы җирдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары пычрак карның су объектына ташлану очрагын ачыклады. Бу эштә гаепле зат хокукны бозган урынында тоткарланды.
Кышын юлларны кардан чистарту белән шөгыльләнүче оешманың вазыйфаи заты экологлар тарафыннан РФ КоАП 8.13 ст. 4 өл. (“Су объектларын саклауга таләпләрне шул объектларның пычрануына, чүпләнүенә һәм (яисә) ярлылануына китерерлек итеп бозу”) нигезендә җаваплылыкка тартылды.
Пычрак карның су объектына эләгүе ярамаслык хәл, чөнки аның составындагы реагентлар, чүп-чар һәм башка зарарлы матдәләр сулыкка тискәре йогынты ясый ала һәм андагы флора белән фаунаны һәлак итәргә мөмкин.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте