Төзелеш калдыклары, кара металл ломы, агач эшләнмәләре, макулатура, шул исәптән бухгалетрия документлары. Лениногорск районының Писмән авыл җирлеге территориясендә Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары 136,5 квадрат метр мәйданда санкцияләнмәгән чүплек ятуын ачыклады. Чүп морфологиясен өйрәнеп, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары "законсыз" чүплек хуҗасын ачыклады. Лениногорск районында туфракка калдык ташлануга юл куйган зат – райондагы оешмаларның берсе булып чыкты. Экологлар хокук бозучыны РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә җаваплылыкка тартты һәм аңа хокук бозу очрагын бетерү турында йогынты акты тапшырды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте