200 мең сум штраф һәм койманы мәҗбүри сүтү. Югары Ослан районы суды экологлар карарын хуплады

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Югары Осланның «Таткрахмалпатока» предприятиесен, койманы сүтеп, гражданнарның су объекты янына ирекле үтеп йөрүен тәэмин итргә мәҗбүр иттеләр. Тиешле карарны Югары Ослан районы суды чыгарды. Сулица елгасы ярындагы законсыз корылманы Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары ачыклады. Яр буен рөхсәтсез биләү факты өчен экологлар закон бозучыны РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.12.1 маддәсе (Гомуми кулланылыштагы су объекты янына һәм аның яр буена гражданнарның ирекле үтә алуын тәэмин итү шартын үтәмәү) буенча 200 мең сум штраф төрендәге административ җаваплылыкка тарттылар. Моннан тыш, Үзәк ТИ инспекторлары әлеге корылма иясенә хокук бозуларны төзәтү турында күрсәтмә бирделәр. Андый нәтиҗә белән килешмичә, предприятие карарны Югары Ослан районы судында дәгъвалады. Суд, сулык янына ирекле үтеп йөрүне чикләү турында эшне карагач, экологлар ягында булды.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International