Экология министрлыгы белгечләре «ТАНЕКО»ның табигать саклау программасы белән таныштылар

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Түбән Кама сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеге белән таныштылар. Эшлекле сәфәр кысаларында экологлар «Татнефть» компаниясе объектында – «ТАНЕКО» нефть эшкәртү һәм нефть-химия заводлары комплексында булдылар. Алар комбинацияләрдән торган гидрокрекинг җайланмасын, акрынайтылган кокслау җайланмасын, факел хуҗалыгын, заводның чистарту корылмаларын һәм сәнәгать калдыклары полигонын карап чыктылар. Нефть эшкәртү комплексында кулланыла тоган табигать саклау һәм ресурс саклау технологияләренең экологиялелеген Татарстанның экология министры Фәрит Габделганиев югары бәяләде. Ул «ТАНЕКО»да мөмкин булган технологияләрнең икътисадта, экологиядә һәм продукция сыйфатында өстенлек бирә торган иң яхшылары файдаланылганын билгеләде. Аның әйтүенчә, компания предприятиедә экологик иминлекне тәэмин итү буенча мәсьәләләрне хәл итүгә бик җаваплы караган, бу әйләнә-тирә мохитне пычратмаска мөмкинлек бирә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International