Зарарлы матдәләр чыгармаларын яңа методика буенча исәпләячәкләр

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы зарарлы матдәләр чыгармаларының атмосфера һавасында таралуыын исәпләүнең яңа методикасын раслады. Тиешле боерык Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында теркәлгән. Россиянең Табигать министрлыгы башлыгы Сергей Донской билгеләгәнчә, документ табигать саклау эшен җайга салуда зур әһәмияткә ия, пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителүче чик концентрациясен һәм атмосфера һавасына чыгармаларның рөхсәт ителүче чиген исәпләү өчен матрица булып тора.

Боерык 1986 елның 4 августында ук СССР Госкомгидромет тарафыннан расланган предприятие чыгармаларында булган зарарлы матдәләрнең атмосфера һавасындагы концентрациясен исәпләү методикасына (ОНД-86) алмашка эшләнгән. Ул Зарарлы (пычраткыч) матдәләр чыгармаларының атмосфера һавасында таралуын исәпләүнең билгеләнгән тәртиптә расланган алымнары булмау белән бәйле хокукый кимчелекне бетерү максатында эшләнгән. Элек файдаланылган методика дәүләт теркәве узмаган һәм тиешле тәртиптә бастырылып чыгарылмаган. Моннан тыш, аны гамәлгә керткәннән соң, яңа фәнни нәтиҗәләр алынды, һәм документ нигезләмәләренә өстәмәләр кертү зарурлыгы туды. Зарарлы (пычраткыч) матдәләр чыгармаларының атмосфера һавасында таралуын исәпләүнең расланган алымнары атмосфера һавасы пычрануның әйләнә-тирә мохиткә озак сроклы йогынтысын бәяләү өчен, шулай ук һава пычрануның халык сәламәтлегенә куркынычын бәяләү һәм минимальләштерү өчен файдаланырга мөмкин булырлык исәпләүләр, шул исәптән пычраткыч матдәләрнең уртача еллык концентрацияләрен исәпләү үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Зарарлы (пычраткыч) матдәләр чыгармаларының атмосфера һавасында таралуын исәпләүнең яңа методикасы 2018 елның 1 январеннан үз көченә керә.

ТР ЭТБМ мабугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International