Яшь татарстанлылар “Аллы-гөлле тамчылар” рәсем конкурсында катнаша ала

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы Россиянең ЭКА Яшел хәрәкәте белән берлектә “Аллы-гөлле тамчылар” балалар иҗади конкурсын башлап җибәрделәр, ул мәктәпкәчә балалар, укучылар, аларның ата-аналары һәм педагогик бергәлек арасында су саклау идеяләрен һәм су ресурсларына ихтирамлы мөнәсәбәтне популярлаштыруга юнәлтелгән. Конкурста 3 яшьтән 18гә кадәрге балалар катнаша ала. Катнашу өчен разноцветныекапли.рф рәсми сайтында теркәлергә, анкета тутырырга һәм шәхси кабинетка бер яки берничә номинация буенча эшне куярга кирәк:

-​ “Су – безнең бөтен әйбер!”;

-​ “Табигатькә ярдәмгә ашыгабыз!”;

-​ “Су матурлыклары: тукта, мизгел!”;

-​ “Россия суы” Бөтенроссия акциясенә багышланган эш”.

Конкурска jpeg, tiff, pdf форматында рәсемнәр кабул ителә. Файлда рәсемнең сканлаштырылган яки фотографик сурәте булырга, ул бозылмаган, томаланмаган, караңгылатылмаган, яктыртылмаган һәм капланмаган булырга тиеш.

Иҗади эшләр 2017 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрнең исемнәре бу елның октябрендә аталачак.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (915) 171-01-27

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International