Татарстан укучылары “Мәктәп экология хакына: уйларга, эзләнергә, гамәл кылырга!” дигән табигать саклау проектлары халыкара конкурсында катнаша ала

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Гёте-Институт мәктәп укучылары арасында дүртенче тапкыр “Мәктәп экология хакына: уйларга, эзләнергә, гамәл кылырга!” дигән конкурс игълан итте, ул укучыларның игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына җәлеп итүгә юнәлтелгән. Катнашырга 7-11 сыйныфлар укучылары командалары, шулай ук немец теле укытучылары һәм предмет (биология, экология, география, химия, физика) укытучылары чакырыла. Педагоглар белән бергә укучылар үз шәһәрләрендә (бистәләрендә), үз урамнарында, үз мәктәпләрендә экологик ситуацияне тикшерергә һәм экологик ситуацияне яхшыртуга һәм аңа киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән идеяләр тәкъдим итәргә тиеш. Табигать саклау проектларын конкурс сайтына 2017 елның 1 ноябренә кадәр куярга кирәк. Проектның тасвирнамәсе немец телендә тәкъдим ителергә һәм түбәндәге критерийларга туры килергә тиеш:

-​ Экологик проблеманың укучылар өчен һәм аларның шәһәре (бистәсе), мәктәбе өчен актуальлеге һәм мөһимлеге;

-​ Фәнара бәйләнешләрне тормышка ашыру һәм биологиядә, экология, география, химия, физикада фәнни эзләнү алымнарын файдалану;

-​ Проектта 3-тән ким булмаган укучыдан, 1 немец теле укытучысыннан һәм 1 предмет укытучысыннан торган төркем катнашу;

-​ Үткәрелгән проектның гамәли юнәлеше һәм нәтиҗәлелеге (конкрет экологик чаралар үткәрү);

-​ Проект нәтиҗәләренә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү;

-​ Проект һәм аның нәтиҗәләре тасвирнамәсенең аныклыгы, логиклыгы, структуралы булуы;

-​ Документлар булу (мәсәлән, фото, видео, анкеталар, җирле ММЧда мәкаләләр һ.б.).

Иң уңышлы проектларның авторлары IV Халыкара яшьләр экологик конференциясенә чакырылачак, алар анда үз проектларын немец телендә тәкъдим итәчәкләр. Конкурсның нигезләмәсе белән http://www.goethe.de/ins/ru/lp/prj/ums/ruindex.htm сайтында танышырга мөмкин.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International