Икенчел чималны дөрес файдалану. Татарстан Республикасында бүген “Яшел эшкәртү” проекты старт алды.

2017 елның 1 августы, сишәмбе

Бүген Татарстанда “Яшел эшкәртү” дигән яңа проект старт алды. Ул республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан Россиядә Экология елы һәм Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында тормышка ашырыла. Максаты - халыкның игътибарын Татарстан Республикасындагы табигый ресурсларны саклауга җәлеп итү. “Без икенчел чималны ничек дөрес итеп файдаланырга һәм шуның белән каты көнкүреш калдыклары полигоннарына йөкләнешне киметергә мөмкин булуын күрсәтергә телибез”, - дип сөйләде Экология министрлыгының Мәгълүмати-аналитик идарәсе башлыгы Альмир Әлмиев. “Яшел эшкәртү” проекты кысаларында беренче акция – “Агач экологиясе”. Бүген Сергей Загнойко остаханәсендә, агачларны санитар эшкәртүдән һәм ябалдашларын кисүдән соң, киселгән ботаклардан нинди эшләнмәләр ясарга мөмкин икәнлекне күсәттеләр. Экологик чиста материалдан осталар шәмдәлләр һәм яктырткычлар ясады, куркынычсызлык өчен, махсус матдә сеңдерделәр.

Экология министрлыгында чималны икенчел файдалану буенча башка кызыклы идеяләрне дә көтәләр. Аларны социаль челтәрләрдә #ЭкологияДерева хештегы белән урнаштырырга яки Экология министрлыгына ekolog-tat@yandex.ru  электрон почтасы буенча җибәрергә мөмкин.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International