Балык булачак!

2017 елның 8 июле, шимбә

Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының су биеклеген җайга салу уңышлы уылдык чәчүне тәэмин итте. 2017 елда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре тарафыннан су биологик ресурсларын һәм Татарстан Республикасы су хуҗалыгы эшчәнлеген үстерү буенча эш алып барылды. Республиканыңң экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев: “Язгы ташу вакытында (апрель – июнь) Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында балыкларның промысел төрләренең уылдык чәчүе өчен суның уңайлы биеклеген тәэмин итү буенча һәм сусаклагычларда җәйге чорга су ресурсларын туплау буенча комплекслы чаралар күрелде”,- дип хәбәр итте. Бүгенге көндә су биеклеге 53,3 м БС, дип белдерде министр. Майның 3нче декадасында һәм июнь башында төп промысел балыклары – корбан, густера, сазан, табан балык, синец, чабак һ.б. уылдык чәчте. Уылдык чәчү кыска срокларда узды (бер атна – ун көннән артык түгел). Шул ук вакытта, белгечләр әйтүенчә, салкын һава торышы һәм суның түбән температурасы (11°Стан артык түгел) аркасында балыкларның уылдык резорбциясе булмады. ФДБФУ «ГОСНИОРХ»ның Татарстан бүлеге фәнни хезмәткәре Михаил Горшков әйтүенчә, суның бүгенге күләме ихтиофауна маймычлары үсеше өчен бик кулай. 2017 елда үрчем нәтиҗәлелеген башлангыч бәяләү– уңышлы. Хәзер су биеклегенең максималь салмак үзгәрешләре тәэмин ителә, бу балыклар югалтуны булдырмый калырга мөмкинлек бирә.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Су ресурслары федераль агентлыгының Идел-Кама каскады сусаклагычлары режимын җайга салу буенча ведомствоара эш төркемендә Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрен яклый.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International