Кама ярында масштаблы җыештыру. Чаллылылар “Чиста яр” акциясенә кушылды

2017 елның 8 июле, шимбә

Яр Чаллыда Кама елгасы ярында масштаблы экологик акция узды. Автошәһәрдә яшәүчеләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафынан үткәрелә торган “Чиста яр” акциясенә кушылды. “"Мусора.Больше.Нет. Набережные Челны" экологик хәрәкәте Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе булышлыгы белән ярларны чистартты, чүпне аерым җыйдылар. 30 капчык чүпнең яртысы диярлек – икенчел чимал. Пластик һәм пыяла кабат эшкәртелүгә китәчәк. “Акция елдан ел зуррак масштаб ала. Республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә бу көннәрдә су саклау зоналарын һәм яр полосаларын чистарту буенча эшләр үткәрелә. Бездә 36 меңнән артык су объекты. Су – сәнәгать, энергетика, авыл хуҗалыгы, транспорт өчен, икътисадның бөтен тармаклары эшен тәэмин итү өчен ресурс. Бу динамик үсештәге республика өчен мөһим. Без гаять зур байлыкка ия, без аны саклап тотарга тиеш”, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.

Яр территорияләрен җыештыру буенча акция Татарстанда 1нче июльдә башланды. Анда муниципаль хакимиятләр, җирле үзидарәләр вәкилләре, ирекле һәм иҗтимагый оешмалар, студентлар һәм укучылар коллективлары активистлары, төрле структуралар һәм ведомстволар хезмәткәрләре һәм битараф булмаган кешеләр катнаша. Мероприятие Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан сулыклар ярларында санитар тәртип булдыру һәм саклау, Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә иҗитмагый активлыкны һәм гражданнарның табигатькә сакчыл мөнәсәбәтен үстерү максаты белән үткәрелә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International