Әлмәт сулыкларын карплар, хан балыклары һәм ак амурлар чистартачак

2017 елның 23 июне, җомга

Әлмәт сулыкларына 3 тонна балык җибәрделәр. Экологлар сүзләре буенча, карплар, хан балыклары һәм ак амурлар сулыклар өчен чын санитарлар булып тора, алар суүсемнәрне ашый һәм суны чиста итеп саклый. Башта суның сыйфатын санитар-экологик нормаларга туры килүгә Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә белгечләре тикшерде. Рөхсәт ителгән иң зур чик концентрацияләрен узу теркәлмәде. Яшь балыклар Миңнебай, Чупай, Колшәрип, Габдрахман авылларының күл һәм буаларында, шулай ук Әлмәт шәһәре күлендә барлыка килде. Белгечләр билгеләвенчә, бу - сулыкны үләннән һәм бака ефәгеннән чистартуның иң экологияле ысулы.

 

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International