Чаллыда Мәләкәс елгасы ярын чистарту буенча масштаблы акция узды

2017 елның 17 июне, шимбә

Яр Чаллыда Мәләкәс елгасының яр буе территориясен һәм төбен чистарту буенча масштаблы акция узды. Шунда ук Рус географик җәмгыятенең фотокүргәзмәсе оештырылган иде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Наил Гарипов билгеләп үткәнчә, мероприятие зур мәгърифәти әһәмияткә ия: “Җыештыруга мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар килде. Экологик белем бирү Экология министрлыгы эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора”.

Акцияне оештыручылар –ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә Рус географик җәмгыятенең Яр Чаллыдагы җирле бүлекчәсе. Якын араларда мондый мероприятиеләр Казанда һәм Чистайда узачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International