«ТАИФ-НК»да сәнәгать агынты суларын локаль чистарту буенча модернизацияләнгән цехны эшләтеп җибәрделәр

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Камада «ТАИФ-НК» ААҖдә масштаблы реконструкциядән соң сәнәгать агынты суларын локаль чистарту цехын эшләтеп җибәрүгә багышланган тантаналы чара булды. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Экология елында бу Түбән Кама өчен икенче мөһим вакыйга. Ул шәһәрнең күптән түгел тәртипкә китерелгән чистарту корылмаларын искә төшерде, аларга шикаятьләр күп булган иде. “«ТАИФ-НК»да бу эре проект дүрт ел дәвамында тормышка ашырылды. Без нефть продуктларын алып ташлау дәрәҗәсе 99,9% булган, иң заманча дөньякүләм дәрәҗәдәге системаларны күрдек”, - диде Татарстан Президенты. Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ-НК» проектын яшәү тирәлеген саклауның бик яхшы үрнәге дип атады. Аның сүзләре буенча, Түбән Камада әйләнә-тирә мохиткә йөкләнеш элеккегә караганда кимегән, ә шул ук вакытта бу нефть эшкәртү заводында төзелә торган тирәнтен эшкәртү комплексы (бүген Рөстәм Миңнеханов бу объектта да булды) «ТАИФ-НК»ның беренче циклындагы кадәр үк продукция чыгарачак.

“Түбән Кама – илнең нефтехимия үзәге, республика икътисадының үсеш ноктасы”, - дип нәтиҗә ясады Татарстан Президенты.

Түбән Кама мэры, Түбән Кама муниципааль районы башлыгы Айдар Метшин объектны ачу тантанасында үзенең чыгышында республика җитәкчелегенең кайгыртуы, җитештерүчеләрнең профессионализмы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге аркасында, әйләнә-тирә мохиткә йогынтының нык кимүен билгеләп үтте.

Чистарту корылмаларын модернизацияләү барышында заманча, тулаем автоматлаштырылган биологик чистарту корылмалары яңадан төзелде дип әйтергә була. Объектта нефть продуктлары төрендәге пычраткыч матдәләр 99,99% чистартылачак. Проектның төп максаты – йомык су әйләнеше циклы булдыру. Проект «ТАИФ-НК» ААҖнең булган барлык объектларында һәм төзелә торган Авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексында барлыкка килә торган бөтен җитештерү агынтыларын кабул итүне һәм чистартуны күздә тота.

«ТАИФ-НК» ААҖ сәнәгать агынты суларын локаль чистарту цехын реконструкцияләү буенча эре инновация проекты заманның иң югары таләпләренә җавап бирә. Чистарту корылмалары тулысынча автоматлаштырылган, аларның эшендә күпбаскычлы чистарту системасы технологиясе кулланылган: башлангыч чистарту блогы, физик-химик чистарту блогы, биологик чистарту блогы, тозсызландыру блогы, сусызландыру блогы, тозлы агынтыларны йоту скважиналарына1,8 км тирәнлеккә кудырту блогы. Сәнәгать агынты суларын күпбаскычлы чистарту системасы куллану хисабына предприятиенең су куллануы ике тапкырдан күбрәккә кимиячәк.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International