Бүген, Эколог көнендә һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көнендә, IT-паркта “Экояз 2017” Республика конкурсы призерларын бүләкләделәр. Залда иң актив балалар бакчаларының, мәктәпләр, вузлар, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар, экологик үзәкләрнең вәкилләре һәм әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә зур өлеш керткән гаиләләр җыелды. “Болар, чынлап та, ваемсыз булмаган кешеләр, алар үз үрнәкләре белән безнең барыбызның да уртак Табигать-анабызга нинди мөнәсәбәттә булырга тиешлегебезне күрсәтәләр, - дип сәламләде Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин. – Республикада әйләнә-тирә мохитне саклауга бик зур игътибар бирелә. Уртак көч белән, элекке еллардагы кебек үк, бу әйбәт эшкә быел да зур өлеш кертербез дип уйлыйм. Табигать – безнең уртак йортыбыз ул”. Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев: “Быел #ЭКОяз кысаларында гына да урамнарны, юлларны, территорияләрне җыештырырга 1 127 000 татарстанлы чыкты. Уйлап карагыз, бу бит республика халкының өчтән бере дигән сүз. Шуңа күрә безгә, әлбәттә, биредә җыйналу, җиңүчеләрне котлау һәм уртак эшебездә уңышлар теләү бик күңелле”, - диде.
Җиңүчеләр:
“Эковуз” номинациясендә:
1 урын – Казан (Идел буе) федераль университеты;
2 урын – Казан дәүләт энергетика университеты;
3 урын – Казан дәүләт медицина университеты;
“Татарстанның экобакчасы” номинациясендә - Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының 20нче номерлы “Әкият” балалар бакчасы;
“Татарстанның экомәктәбе” номинациясендә - Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәренең “Урта гомуми белем бирү мәктәбе №1” МБГБУ;
“Татарстанның экогаиләсе” номинациясендә – Камаловлар гаиләсе (аларга бүген Кырымга путевка бүләк иттеләр);
“Татарстанның экоҗәмгыяте” номинациясендә –
- “Чиста булыр” Татарстан Республикасы яшьләр экологик хәрәкәте;
- Татарстан Республикасында Рус географик җәмгыяте төбәк бүлеге;
- Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының “Мәктәптән тыш эш үзәк” ӨБ МБУ “Яшь эколог” берләшмәсе.
Конкурс Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелде. Максат – халыкның барлык катламнарын табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итү, иң яхшы инициативаларны ачыклау һәм иң актив катнашучыларны бүләкләү.
Катнашучыларга конкурс кысаларында түбәндәге чараларны үткәрергә тәкъдим ителде: территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту; флэшмоблар; кече архитектура формалары төзү; агачлар утырту; сыерчык оялары ясау; экологик дәресләр үткәрү; каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю; макулатура җыю; экологик акцияләр һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитенә сакчыл мөнәсәбәткә юнәлтелгән бүтән мероприятиеләр үткәрү.
Заявкалар түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: мероприятиеләрне үткәрүнең актуальлеге (яңалык, максатларга һәм бурычларга туры килү, нәтиҗә, зурлык);катнашучылар саны, активлыгы, инициативалылыгы; җәмәгатьчелекне җәлеп итү.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте