Су объектларының пычрануына юл куярга ярамый. Экологлар берничә предприятиене чистарту корылмаларының сыйфатын яңадан карарга мәҗбүр иттеләр

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Казансу, Мишә, Шушма, Әтнә, Ашыт. Татарстанның төньяк төбәгенең байтак предприятиеләре бу елгаларга ташландык сулар агызып чыгара. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары су сыйфатын даими контрольдә тота һәм мониторинг үткәрә. Узган ел экологик контроль кысаларында Экология министрлыгы лабораториясе белгечләре байтак закон бозулар ачыклады. Агызылган ташландык сулардан алынган пробаларда күп кенә компонентларның нормадан артык булуы ачыкланды: аммоний-ион, нитрит-ион, фосфат-ион, марганец һәм башкалар. Бу РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.42 маддәсен (“Су объектының яр буе саклау полосасында, су объектының су саклау зонасында хуҗалык һәм бүтән төр эшчәнлекне гамәлгә ашыруның махсус режимын яисә эчәргә яраклы су һәм хуҗалык-көнкүреш су тәэминаты чыганакларын санитар саклау зоналары территориясендә хуҗалык һәм бүтән төр эшчәнлекне гамәлгә ашыру режимын бозу”), РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.13 маддәсен (“Су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу”) бозу булып тора. Су законнарын бозу нәтиҗәсендә су объектларына китерелгән зарар күләмен үлчәүнең Россия Табигать министрлыгы боерыгы белән расланган методикасы нигезендә зыянны исәпләү башкарылды. Моңа охшаш закон бозуларны булдырмау максатында биологик чистарту корылмалары төзергә яисә модернизацияләргә тәкъдим ителде. Дәүләт инспекторларының илтифат итүе нәтиҗәсендә түбәндәге объектларда эшләр башкарылды:

- Балтач районы Кариле торак пункты: тышкы челтәрләре һәм канализация насос станцияләре белән биологик чистарту корылмаларына капиталь ремонт;

- Арча шәһәре: тышкы челтәрләре һәм канализация насос станцияләре белән биологик чистарту корылмаларына капиталь ремонт;

- Әтнә районы, Олы Әтнә торак пункты: биологик чистарту корылмаларына капиталь ремонт;

- Саба районы, Завод-Нырты авылы: биологик чистарту корылмалары төзү.

Су объектларының сыйфатын контрольдә тоту дәвам итә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International