Буаның мәктәпкәчә балалары су һәм һаваның кеше тормышындагы роле турында сөйләштеләр

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Су һәм һава – Җирдәге тормышның төп чыганаклары. Бу турыда Буаның “Әкият” гомумүстерелешле балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сөйләп кенә калмады, ә исбатладылар да. Су салынган стакан, салфеткалар һәм трубкалар кулланып, балалар ЭКОдәрес кысаларында берничә эксперимент үткәрде. Яшь экологлар су һәм һава үзлекләрен өйрәнде, аларның сыйфатларын анализлады, кеше тормышындагы төп функцияләрен аерып күрсәтте. Белем бирү чарасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре катнашты. Алар балаларның планетадагы табигый ресурсларны өйрәнү мәсьәләләре белән тирән кызыксынуын билгеләде. Бик кече яшьтә булуларына карамастан, балалар туган як табигатен саклауга үз өлешен кертергә әзер. #ЭКОяз2017 барышында мәктәпкәчә балалар табигать саклау мероприятиеләрендә катнашкан: сыерчык оялары ясаганнар, әти-әниләре һәм тәрбиячеләр белән бергәләп өмә үткәргәннәр, макулатура һәм пластик шешәләр җыю оештырганар.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан экологик занятиеләр даими үткәрелә. Алар табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә уңай эмоциональ мөнәсәбәттә чагылыш таба торган экологик культура формалаштыруга юнәлтелә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International