Табигатьтә тәртипсезлек. Экологлар Тукай районында санкциясез чүплекләр тапты

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары санитар-экологик икеайлык кысаларында ясаган рейдлары вакытында Тукай районында төзелеш калдыклары өемнәре тапты. Тукай районының (төгәлрәге, Круглое поле һәм Бәтке бистәләренең) табигый матурлыгын тартмалардан, такталардан һәм җиһаз предметларыннан ясалган таулар бозып тора. Чүплекләрнең гомуми мәйданы 120 кв. метрдан артыграк. Хәзерге вакытта әлеге хокук бозуга юл куйган затларны ачыклау буенча административ эш алып барыла. Гаеплеләр РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе буенча җавапка тартылачак: “Җитештерү һәм куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International