Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды автосөючеләрне чисталыкка өндәде

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

Арча урамнарында юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды вәкилләре табигать саклау акциясе оештырдылар. Авто ияләренә алар табигатьтә үзеңне дөрес тоту турында белешмәлекләр өләштеләр, үтеп йөрүчеләрне әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәткә һәм чисталыкка өндәделәр. Мероприятие Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә үткәрелде. Экологик акция Арча кешеләренең игътибарын әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә җәлеп итү максатында уздырылды. 1нче мәктәпнең 4нче сыйныфы укучылары мероприятиене оештыру һәм үткәрүгә актив кушылды. Укучылар шәһәр кешеләренә урманда һәм табигатьтә тәртип кагыйдәләре турында консультация биреп кенә калмады, ә Арча кешеләрен санитар-экологик икеайлыкта актив катнашырга өндәде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International