Бөгелмә, Чайковский урамы, 20. Көнкүреш калдыклары чүплеге 20 кв. метрга җәелгән. Чүп өемен иҗтимагый инспектор таба. Акт төзеп, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторларына тапшыра. Административ тикшерү барышында территорияне көнкүреш чүп-чары белән пычратуга җирле идарәче компания юл куйган. Инспекторлар закон бозуны төзәтү турында күрсәтмә бирделәр – хәзерге вакытта чүплек юк ителде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте