Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында хезмәткәрләрне «Хезмәт һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комлексының аерымлык билгеләре белән бүләкләделәр. «ГТО»ның алтын билгесе иясе – министр Фәрит Габделганиев.
Шулай ук алтын билгеләр белән бүләкләнделәр:
- Инсаф Галиуллин, инвестиция-инновация эшчәнлеге буенча министр урынбасары;
- Айваз Закуанов, министр ярдәмчесе;
- Альберт Шубин, әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе башлыгы;
- Шамил Сәлимгәрәев, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы;
- Татьяна Ахманова, углеводород чималы геологиясе башлыгы;
- Сергей Богатырёв, әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны нормалаштыру бүлеге башлыгы;
- Илнар Зәкиев, җир ресурсларын саклау бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе;
- Дамир Камальтдинов, инвестиция программаларын үтәү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе;
- Руслан Галиуллин, файдалы каты казылмалар геологиясе бүлегенең әйдәп баручы белгече;
- Сергей Ермолаев, мәгълүмати геологик ресурслар һәм геологик мохитне мониторинглау бүлегенең әйдәп баручы белгече;
- Әнисә Фазылова, әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны нормалаштыру бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече;
- Полина Кириллова, аналитик контрольдә тоту буенча махсуслаштырылган үзәк инспекциянең әйдәп баручы белгече.
«ГТО»ның көмеш билгеләрен министр түбәндәгеләргә тапшырды:
- Данис Баһавиев, координацияләү һәм планлаштыру бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе;
- Илнар Идиятов, үзәк территориаль идарәнең III разрядлы өлкән белгече.
Бронза билгеләр белән бүләкләнделәр:
- Юлия Батталова, дәүләт заказы, конкурслы сатып алулар бүлеге башлыгы;
- Марат Галиакберов, хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы;
- Алина Смирнова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы белгече;
- Регина Федорова, җир асты байлыкларынннан файдалануны үстерү бүлегенең әйдәп баручы белгече;
- Илдар Шакрамов, мәгълүмат системаларын үстерү һәм мәгълүматлаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече;
- Зөлфия Хәмәтдинова, экологик күзәтчелек буенча дәүләт инспекциясенең III разрядлы өлкән белгече.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте