“459 закон бозу очрагы ачыкланды, 288 беркетмә төзелде”. Фәрит Габделганиев санитар-экологик икеайлыкның беренче нәтиҗәләрен атады

2017 елның 8 апреле, шимбә

“Икеайлыкның беренче атнасы эчендә барлык күзәтчелек органнары тарафыннан республика буенча барлыгы 459 закон бозу очрагы теркәлде, 288 беркетмә төзелде. Калдыкларны урнаштыруның 210 санкциясез урыны ачыкланды, 92 юк ителде. 3нче апрельдә беренче тапкыр авиация белән очып күзәтү булды, сәнәгать предприятиеләре, капиталь төзелеш объектлары, Казан шәһәренә орынып торган территорияләр һәм республиканың 5 муниципаль районы (Лаеш, Яшел Үзән, Биектау, Балык Бистәсе, Питрәч) инспекцияләнде. Җитештерү һәм көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә табигать саклау законнарын бозуның 38 очрагы ачыкланды”, - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев бүген шундый мәгълүматлар атады.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. FIFA Конфедерацияләре Кубогы 2017 һәм FIFA Футбол буенча Дөнья чемпионаты 2018 уздыру урыны булган Казан шәһәренең санитар хәлен контрольдә тоту көчәйтеләчәк дип хәбәр итте Габделганиев. Ул закон бозуларның республика гражданнары тарафыннан ачыкланган очраклары турында мәгълүматның Республика иҗтимагый экологик кабулиятенә элемтәнең барлык каналлары аша керүе турында искә төшерде, бу интернет та, электрон почта, “кайнар” телефон элемтәсе, “Халык контроле”, “Мәктәп экопатруле”, WhatsApp һәм Telegram. Инде беренче көннәрдә үк иҗтимагый кабулияткә 118 мөрәҗәгать керде. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү буенча кайнар элемтә телефоннары министрлыкның барлык территориаль идарәләрендә оештырылды.

“Санитар-экологик икеайлык кысаларында районнарның, предприятие һәм оешмаларның, төзелеш мәйданчыкларының территорияләрен тәртипкә китерергә кирәк”, - дип йөкләмә бирде Президент Рөстәм Миңнеханов. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, территорияләрне предприятие һәм оешмаларга беркетү шулай ук мөһим, “шулай килеп чыкмасын – өмә үтте, алга таба бу территорияләрне беркем карамый”.

Рөстәм Миңнеханов, калдыкларны урнаштыруның санкциясез урыннарын ачыклау өчен, муниципаль районнарны авиация ярдәмендә очып күзәтүне дәвам итәргә кушты.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International