Татарстанда Ростабигать күзәтчелеге территориаль органнарының йомгаклау киңәшмәсе бара

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанда Ростабигать күзәтчелегенең барлык территориаль органнары җитәкчеләре җыелды. Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Артем Сидоров 2016 ел йомгаклары буенча Казанда киңәшмә уздыра.

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт федераль дәүләт экологик күзәтчелеген гамәлгә ашыра торган федераль башкарма хакимият органы булып тора. Аның төп максаты – экологик куркынычсызлыкны һәм табигатьтән рациональ файдалануны тәэмин итү, әйләнә-тирә мохит компонентларына зур тискәре йогынты ясала торган регионнар санын киметү.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International