Буадагы “Теремок” балалар бакчасында сыерчык оялары ясау буенча конкурс узды

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Буаның мәктәпкәчә яшьтәге балалары “ЭКОЯЗ2017” экологик конкурсында катнаштылар. Табигать саклау мероприятиесен балалар бакчасы тәрбиячеләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре белән бергә үткәрде. Балалар үзләренең әти-әниләре белән бергә кошлар өчен сыерчык оялары ясады һәм агачларга элде. “Кече яшьтә булуларына карамастан, балалар сыерчык оялары ясауда актив катнашты. Кечкенә табигать сакчылары табигатьне саклау эшенә өлеш кертте, балалар бакчасы территориясендә эшләде һәм бу аларда горурлык хисе уятты”, - дип билгеләде конкурсны оештыручылар.

Буадагы “Теремок” балалар бакчасында табигать саклау мероприятиеләре даими уздырыла. Санитар-экологик икеайлык кысаларында балалар бакчасы территориясендә өмәләр оештырылачак, макулатура җыю һәм агачлар утырту буенча акцияләр уздырылачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International