Чистайда санитар-экологик ике айлыкны үткәрүгә әзерлекне тикшерү буенча зона киңәшмәсе узды.

2017 елның 24 марты, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан санитар-экологик ике айлыкны үткәрүгә әзерлекне тикшерү буенча муниципалитетлар вәкилләре белән зона киңәшмәләре уздырыла. Министр урынбасары – Татарстан Республикасының Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Чистайда киңәшмә үткәрде, анда шулай ук республиканың Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Спас районнары вәкилләре катнашты. Мероприятие кысаларында ведомстволарга карый торган территорияләрне санитар чистарту планын раслау, ике айлыкны үткәрү буенча эшне координацияләү өчен оператив штаблар оештыру, җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләре үтәлешенә, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләре үтәлешенә  контрольне көчәйтү мәсьәләсендә муниципаль берәмлекләрнең административ комиссияләре эше, пляжларны, скверларны, паркларны, балалар мәйданчыкларын, азык-төлек һәм әйбер базарларын, халыкның массакүләм ял итү урыннарын, ял базаларын, бакчачылык ширкәтләрен һәм гараж кооперативларын, хосусый торак секторы территорияләрен санитар чистарту буенча мероприятиеләр уздыру һәм башка мәсьәләләр каралды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында санитар-экологик ике айлык 1нче апрельдә старт ала, аның кысаларнда республикада территорияләрне җыештыру буенча өмәләр узачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International