Бүген экологлар мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яңа ел чарасы үткәрделәр.

2016 елның 30 декабре, җомга

Бүген экологлар мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яңа ел бәйрәме алдыннан акция үткәрделәр. Экологик чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик агарту  һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Елена Гыйльмиҗанова үткәрде. Ул балаларга министрлыкның  Татарстан Республикасында яшьләр экологик хәрәкәтен үстерүгә юнәлтелгән эшчәнлеге турында, үткәрелә торган табигать саклау  акцияләренең һәм гамәлгә ашырыла торган экологик белем бирү проектларының нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай ук Елена Гыйльмиҗанова 2017 елның Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары елы дип игълан ителгәнлеген  искәртте.“Мәктәптә тәрбияләнүчеләр Экология министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган экологик мероприятиеләрнең актив катнашучылары булып тора. Яңа елда безнең хезмәттәшлек тагын да нәтиҗәлерәк булыр дип өметләнәбез. Безнең арада урнашкан ихласлык һәм ышаныч киләсе елга тагын да зуррак уңышларга һәм җиңүләргә ирешергә ярдәм итәр!”- диде ул. Чара ахырында экологлар балаларга яңа ел сувенирлары өләште.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International