Ил геологлары тормышында бик зур вакыйга – VIII бөтенроссия геологлар съезды булып узды. Оештыручысы – Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Җир асты байлыкларыннан файдалану федераль агентлыгы. Анда тармакның 2000нән белгече, галиме, җитәкчесе, белгече, шулай ук хакимият вәкилләре катнашты. Алар арасында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының җир асты байлыкларыннан файдалану буенча урынбасары Радик Гайнетдинов та бар иде.
Съезд адресына Россия Президентыннан, Хөкүмәтеннән, Дәүләт Думасыннан котлаулар килде.
Съездда билгеләп үтелгәнчә, элекке VII съезддан соң узган вакыт эчендә “Геология тармагын 2030 елга кадәр үстерү стратегиясе” кабул ителгән, законнарга җир асты байлыкларыннан файдалануны инвестицияләр өчен кызыклы итә торган үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелгән, берничә иң мөһим файдалы казылма төрен яңадан торгызу киңәйтелгән, һәм башкалар.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте