Экология министрлыгы 4 судноның файдалы казылма чыгаруга лицензиясен туктатты

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы су төбеннән файдалы казылмалар чыгаруга лицензия шартларының үтәлешен даими контрольдә тота. Россия ЭЭМ Казан линия идарәсе, Татарстан буенча Экономик җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе, Россия Тикшерүләр комитетының Татарстан идарәсе белән берлектә су буйларына рейдлар, һавадан күзәтүләр үткәрелә. Ел башыннан алып Куйбышев һәм Түбән кама сусаклагычларында 70 файдалы казылма чыгару кишәрлеге тикшерелде, нәтиҗәдә 15 закон бозу ачыкланды. Законсыз казу фактлары буенча РФ ҖК 171 ст. 1 ө. буенча 4 җинаять эше кузгатылды. РФ Хөкүмәтенең Әйләнә-тирәлеккә салынган, “РФ җир асты байлыклары турындагы законнарын бозу аркасында салынган зыянны исәпләү кагыйдәләрен раслау турындагы” 04.07.2013 №564 карарына ярашлы рәвештә исәпләнгән зыян 40 млн сумнан артык.

Аерым алганда, тулай таралган файдалы казылмалар чыгару өчен кулланыла торган эчке елга суднолары һәм катнаш йөзешле суднолар трекерлар белән җиһазланырга һәм “Глонас+112” бердәм дәүләти мәгълүмәт системасына тоташырга тиешле. Бу инспекторларга, лицензия шартларын контрольдә тоту өчен, техниканың урынын оператив күзәтергә мөмкинлек бирә. Экология министрлыгы трекерлары булмаган өчен 4 судноның җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиясен туктатты. Бозу өч ай эчендә бетерелмәгән очракта лицензия срогыннан алда гамәлдән чыгарылачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International