Үз алларына табигать саклау бурычларын куйган иң экологик предприятиеләр, уку йортлары, җәмәгатьчеләр, журналистлар “ЭКОлидер”, “Кеше һәм табигать” еллык конкурсларында катнашырга чакырыла. Материаллар 2016 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Йомгаклар декабрь аенда ясалачак. Конкурс әйләнә-тирәлекне саклау, җәмәгать игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына юнәлтү, предприятиеләрне табигать саклау эшчәнлеге белән кызыксындыру максатларында үткәрелә. Тулырак белешмәләр Министрлык сайтының “Конференцияләр, конкурслар, грантлар” бүлегендә. Юнәлтмә: http://eco.tatarstan.ru/rus/2016.htm.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте