Казанда дүрт мәйданда: Батурин, Дзержинский, Павлюхин, Ипподром урамнарында үткән экологик акция барышында 5 тоннадан артык макулатура җыелды. Чараның йомгаклары турында эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКҖ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде.
6 октябрьдә макулатура, пластик савыт һәм башка калдыклар җыю Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы территориясендә дә оештырылды.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте