Республика көне һәм шәһәр көне алдыннан, 27 августта Казанның “Кырлай” паркында экологик фестиваль үткәрелә. Ул 12:00дә паркның төп сәхнәсе янында башлана. Анда конкурслар һәм чүп-чарны аерым җыю, калдыклардан, балчыктан әйберләр ясау, эко-сумкалар бизәү, чәчәк шәлкемнәре үрү буенча мастер-класслар оештыру күздә тотыла. Граффити төшерүчеләр исә чүп контейнерларын үзенчәлекле бизәүдә ярышачак, – һәркайсы үзенә бирелгән контейнер тышына ике сәгать эчендә халыкка ошардай картина төшерергә тиеш. 15:00дә, халыктан бирелгән тавышларны санап чыккач, өч җиңүче игълан ителә, аларга бүләкләр бирелә. Шулай ук икенчел чимал: макулатура, пластик шешәләр һәм полиэтилен җыю оештырыла.
Былтыр шундый ук чара Казанда 30 августта үткәрелгән, анда эко-трамвай һәм эко-троллейбус җибәрелгән, калдыкларны аерым җыю буенча мастер-класслар үткәрелгән иде.
Чараны “Идел буе экологик компаниясе” ҖЧҖ оештыра.
Министрлыкның матбугат хезмәте