31 августта «Мәктәп экопатруле» конкурсына хәбәрләр кабул итү төгәлләнә

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “Мәктәп экопатруле” рес­публика конкурсына 2015-2016 уку елы буенча Табигать саклау законнары бозылу турында фото һәм видеохәбәрләр кабул итүне 31 августта төгәлли.

Татарстан буенча бүгенгәчә укучы балалардан инде 5 меңнән артык хәбәр керде.

Конкурска йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү турында өстәмә игълан ителәчәк. Белешмәләр Экология министрлыгының рәсми сайтына салыначак.

Конкурста үз смартфонына шул ук исемдәге мобиль кушымта йөкләп, Татарстанның электрон белем бирү сайтында теркәлгән Татарстан укучылары катнаша.

Конкурс турында белешмәләр өчен юнәлтмәләр: http://eco.tatarstan.ru/rus/shkolniy-eko-patrul.htm яисә Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында укучыларның “Мәктәп экопатруле республика конкурсы (“Республика иҗтимагый экологик кабулияте” бүле­гендә).

2016 елның 1 сентябреннән конкурсның 2016-2017 уку еллар этабы башлана.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International