Ноябрь аенда «Чиста су. Казан» күргәзмәсе һәм конгрессы үткәрелә

2016 елның 29 июле, җомга

2016 елның 23-25 ноябрендә Казанда VII “Чиста су. Казан” махсус күргәзмәсе һәм конгрессы үткәрелә. Бу ике чараның бергә үткәрелүе алдынгы технологияләр күрсәтүне су хуҗалыгы тармагы алдында торган проблемалар турында фикер алышу белән берләште- рергә мөмкинлек бирәчәк. Киң колачлы программага түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, семинарлар, презентацияләр һәм башкалар кертелгән. Күргәзмәдә катнашучы предприятиеләр су ресурсларын яңадан торгызу һәм саклау, коммуналь һәм индустриаль су бирү, юынты суларны чистарту һ.б. буенча бик күп җиһазлар һәм хезмәт күрсәтүләр тәкъдим итәчәк. “Мөһим милли байлык булып торган су ресурслары нәтиҗәле саклауны һәм бәрәкәтле куллануны сорый, – дип белдерде Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. – Ноябрьдә илебезнең төрле почмакларыннан килгән вәкилләр тәҗ- рибә уртаклаша алачак. Бу чара су тармагындагы арытаба политиканы һәм практик чара- ларны билгели торган мәйданчык булачак. Татарстан югары үсешле төбәк булып тора, һәм без бүген су ресурсларын бәрәкәтле куллануда, саклауда, су куллану белән нәтиҗәле идарә итүдә иң яңа технологияләрдән файдаланырга кирәклекне яхшы аңлыйбыз.” Чараларда профильле тармаклар, федераль хакимият органнары һәм аларның террито- риаль органнары, РФ субъектларының закон чыгару һәм башкарма органнары, индустрия, энергетика, торак-коммуналь комплекс, төзелеш предприятиеләре, профильле фән һәм проектлау оешмалары вәкилләре, Россия галимнәре һәм экспертлары, тармак ассоци- ацияләре һәм Россия регионнары берлекләре, шулай ук чит ил компанияләре һәм фәнни берләшмәләре катнашачак. Оештыручылар: Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “Средвол- гаводхоз” су хуҗалыгы федераль дәүләти бюджет оешмасы, Татарстан Төзелеш, архи- тектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, “Казан ярминкәсе” ААҖ. Татарстан Хөкүмәте ярдәм күрсәтәчәк. VII “Чиста су. Казан” махсус күргәзмәсендә һәм конгрессында катнашу турысында +7 (843) 267-68-42 телефоны; +7 (843) 267-68-70 факсы буенча мөрәҗәгать итеп була. Е-mail: Olga.G@tatar.ru, Diliara.Shakirova@tatar.ru, Roza.Lyubimova@tatar.ru. Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International