Дәүләт инспекторлары тәрбиячеләр ролендә

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Питрәч районындагы “Каенкай” балалар бакчасында гадәти булмаган шөгыль үткәрел- де – табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, әйләнә-тирәлеккә сак караш, экологларга эштә булыша торган техникалар турында балаларга тәрбиячеләр түгел, ә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторы Алмаз Закиров сөйләде. Министрлыкның информацион-аналитик эшчәнлек идарәсе башлыгы Инесса Ярулли- наның әйтүенчә, яшь буынга экологик тәрбия бирү өстенлекле юнәлеш булып тора. Эко- логик белемнәр һәм тәрбия мәктәпкәчә яшьтән үк бирелә башлый, һәм монда уен рәве- шендәге чаралар, әкиятләр, музыкаль һәм театраль тамашалар, рәсем төшерү кулланыла. Мәктәп балалары өчен исә министрлык “Мәктәп экопатруле” проектын тормышка ашыра. Тагы да олыраклар – югары һәм махсус уку йортларында укучы студентлар иҗтимагый экологик оешмаларда ирекле катнашырга, җәмәгать инспекторы булып китәргә мөмкин. “Каенкай” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Вероника Товкалева: “Без балаларны яшьтән үк экология нигезләре, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыра башлыйбыз, табигатькә күңел салып карарга өйрәтәбез. Табигатьтә йөрүләр һәм экскурси- яләр дә экологик тәрбиянең бер формасы булып тора. Бакчада “Табигатьне саклагыз” ди- гән конкурс даими үткәрелә, аңа, балалар белән беррәттән, ата-аналар да бик теләп кушыла”, – дип белдерде. Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International