Экологлар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты

2016 елның 22 июле, җомга

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге белгечләре Казанның Вахитов районындагы 283нче балалар бакчасында, педагоглар белән бергә, табигатьтә үз-үзеңне тотуга багышланган акция үткәрде. Ел саен 23 июньдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көне турында да искә алып үтелде. Балалар бакчасы мөдире Айзирәк Андрееваның әйтүенчә, биредә балаларны әйләнә- тирә табигать белән таныштыруга зур игътибар бирелә. Балачакта алынган белемнәр һәм күнекмәләр исә табигатьтә үзеңне дөрес һәм куркынычсыз тотарга булыша. Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International